12 -14 майда Казанда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Россия физик культура вузларының XIX фестивале уздырыла. Анда 14 вуздан 350 дән артык студент, аспирант һәм укытучылар катнашуы көтелә. Фестивальне Россия Спорт министрлыгы гамәлгә куя.
Өч көндә командалар спорт ярышларында сынашачак, һөнәри сынау узачак, "Олимпия мирасы" конкурсында һәм "Спорт хит-парады" иҗади номинациясендә сыналачаклар. Шул рәвешле, команда зачеты нәтиҗәләре буенча иң яхшы вуз билгеләнәчәк. Фестиваль программасы кысаларында студентлар Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) акциясе нормаларын үти алачак, "Лингва" номинациясендә чит телләр буенча белемнәрен күрсәтә алачаклар.
Фестивальдә катнашучы укытучылар өчен махсус конкурс программасы каралган.
Россиянең спорт вузлары ректорлары фестивальнең мәртәбәле кунаклары булачак. Фестиваль 12 майда ачылачак, җиңүчеләр һәм призерлар фестиваль ябылган көнне, 14 майда бүләкләнәнчәк.