25-нче май көнне Казанның Үзәк балалар китапханәсендә “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” дигән республика күләмендәге мәдәни-белем бирү проекты кысаларында бәйгенең шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
Бәйгенең “Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” (28 укучы) һәм “Иң мәдәниятле ата-ана” (7 ата-ана) номинациясендә җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук “Минем башкаламда йөз төрле шәхес” дигән театраль тамаша күрсәтеләчәк.
“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” проекты 2015 елның 21-нче октябрь көнендә старт алган иде. Бу көнне шәһәр китапханәләрендә һәм мәктәпләрдә Казанның 47927 башлангыч сыйныф укучысы өчен шәһәр җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашында бердәм Мәдәният дәресе үткәрелде.
Чара Гарифҗанов урамы, 42 адресы буенча сәгать 13.00 үтә, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.