178-нче номерлы Мәгариф үзәге үзенең 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Түгәрәк дата уңаеннан 14-нче май көнне үзәкнең үзәк мәйданында “Балачак иле” масштаблы бәйрәме оештырыла. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана.
Чара тантаналы чарадан башланып китә, биредә республикакүләм, бөтенроссия олимпиада һәм фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре һәм призерлары, балалар конкурслары лауреатлары, спортчылар һәм башкалар катнашачак. Моннан кала, Мәгариф үзәге вәкилләре “Үлемсез полк” парадын да уздырачак.
178-нче номерлы Мәгариф үзәге укучылары, укытучылары тарафыннан башкарылачак “Яшьләр гимны” бию флешмобы тантаналы чараның кульминациясе булачак, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Үзәк территориясендә тематик мәйданчыклар узачак. Теләге булган кешеләр асфальтта рәсем ясау конкурсында, “Сабантуй”да, шахмат уеннарында, робо-сумо буенча ярышларда һәм башка күп төрле күңел ачу чараларында катнаша алачаклар.