Казан мәктәпләрендә укучылар бик зур хәйрия ярминкәсендә катнашу өчен берләшәчәкләр

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

14-нче май көнне Казанда бик зур хәйрия ярминкәсе үтә. Әлеге чара 19-нчы, 52-нче номерлы гимназияләр, 83-нче номерлы лицей һәм 35-нче номерлы мәктәп укучыларын берләштерәчәк. Ярминкәдән кергән барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписка, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шулай ук авыру балаларга юнәлдереләчәк.

“Игелек хәйрия ярминкәсе Казанда һәр ярты ел саен үткәрелеп тора. 2 ел эчендә Казанда 4 ярминкә үткәрелде, без әлеге чаралардан 2 миллион 400 меңгә якын акча җыеп ала алдык. Ярминкәдә foodcourt, hand-made, мастер-класс мәйданчыклары, лекторий, фотозона, балалар мәйданчыгы дигән төрле зоналар эшли, шулай ук Казан “йолдызлары” һәм иҗат төркемнәре катнашында концертлар үтә. Без оештырган чараларга 5 меңнән артык кунак килеп китә”, - дип хәбәр итте оештыручылар KZN.RU-га.

Бишенче ярминкә шәһәр хәйриячеләре өчен бик зур һәм көтелгән вакыйга булачак. Аны үткәрү өчен Горький исемендәге парк территориясе сайлап алынган. Чара сәгать 11.00 башлана. “Вконтакте” төркемендә ярминкә турында тулы мәгълүмат китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International