Казанда “Үлемсез иҗат” дигән театр фестивале үтә

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры сәхнәсендә “Үлемсез иҗат” дигән театр фестивале үтә. Бу елда чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм күренекле драматург Уильям Шекспирның тууына 400 ел булуга багышлана.

Фестиваль 6-нчы майда сәгать 17.00 башлана, дип хәбәр итә Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның матбугат хезмәте. Лицей укучылары тамашачыларга Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләрен, Шекспирның трагедияләрен һәм башка әсәрләрне тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International