Казанда рус теле буенча халыкара олимпиада узачак

2016 елның 2 мае, дүшәмбе

Казанда туган телләре рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиада уздырылачак. Чара 3-7 июнь көннәрендә үтә.

Онлайн-тест үтүдә Татарстан, Россия субъеклары һәм БДБ илләреннән 3 меңләп 8-нче һәм 10-нчы сыйныф укучылары катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Тест май башында узачак. Олимпиаданың чираттагы этабына иң яхшы 200 укучы кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International