WorldSkills Russia чемпионаты: Татарстан җиңәргә әзер!

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

WorldSkills чемпионатының төп максаты – республикада эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру, дип саный Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов. Бу турыда ул WorldSkills Russia 2016  “Яшь профессионаллар” милли чемпионатында  катнашачак Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашуда белдерде.


Хәтерләсәгез, күптән түгел Татарстан җыелма командасы Саранск шәһәрендә узган WorldSkills Russia чемпионатының ярымфинал ярышларына барып, мәртәбәле беренче урынны яулап кайтты. Яшь белгечләр яхшылап ял итәргә дә өлгермәде, 23-27 май көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә узачак WorldSkills Russia чемпионатына әзерләнә башладылар.

Татарстанга югары квалификацияле эшчеләр кирәк

Ниһаять, әлеге ярышлар башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Бик тиздән Татарстан җыелма командасы республика данын яклау өчен юлга кузгалачак. Бүген исә республиканың  иң уңган яшь эшче һөнәр ияләре белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов очрашты.

- Бу чемпионатка без бик зур өметләр баглыйбыз. Шуңа күрә финалда җиңү яуласагыз, бу – республикабыз өчен зур уңыш булачак. Ник дигәндә, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре, башка оешмалары югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, – дип белдерде Энгель Фаттахов үзенең чыгышында.

Министр сүзләренә караганда, 2019 елда Казанда узачак “WorldSkills Сompetition” дөнья чемпионатына әзерлек турында шулай ук онытырга ярамый. Беренче чиратта, уку йортларының матди-техник базасын яңарту өстендә эшләү сорала.


- Агымдагы елда гына да Татарстанда өстәмә 8 ресурс үзәге калкып чыгачак. Әле алай гына да түгел, яшь эшчеләрне әзерләүгә предприятие һәм оешмаларны да җәлеп итәбез. Республика өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә алар шулай ук актив катнашырга тиеш. Биредә сүз гамәли эшчәнлек кенә түгел, ә уку-укыту процессы турында да бара. Гомумән әйткәндә, без әзерләгән студентлар – дөньякүләм дәрәҗәдәге белгечләргә әверелергә тиеш, – диде Энгель Фаттахов.

Министр сүзләренчә, мәграиф учреждениеләрен оптимизацияләү эшчәнлеге алга таба да дәвам итәчәк.

- Әлеге уку йортларын җитәрлек санда гына калдырып, югары квалификацияле белгечләрне нәкъ менә шуларда, ресурс үзәкләре һәм башка мөһим мәйданчыклар базасында әзерләячәкбез, - диде җитәкче.

Татарстан данын лаеклы яклау өчен...

Әйтергә кирәк, эшче һөнәрләр буенча россиякүләм чемпионатта катнашачак яшьләрнең күбесе үз көченә ышана. Беренче урын яуларга теләүчеләр дә шактый. Мәсәлән, Казан милли тикшеренү технология институтының 4 нче курсында белем алучы Раил Шәрифуллин Мәскәү өлкәсендә узачак чемпионатта “Самолет бортында хезмәт күрсәтү” компетенциясендә чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк, бу эш аңарга якыннан таныш. Ник дигәндә, ул белем алу белән беррәттән “Казан” халыкара аэропортында хезмәт куя икән.

- WorldSkills чемпионатына мин нәкъ менә эш урыным аша килеп эләктем. Җитәкчебез үзенә чакырып алды да, әлеге чемпионатка әзерләнергә тәкъдим итте. Мин исә бик сөенеп ризалаштым. Узган елның декабрендә Мәскәүдә узган ярышларда катнаштык, күптән түгел исә WorldSkills чемпионатының республикакүләм этабында беренче урынны яуладым, – дип уртаклашты егет.

Раил Шәрифуллин Красногорскида Татарстан данын лаеклы яклаячагына ышандыра.

- Җиңүгә өметем зур. Әгәр андый өмет булмаса, ярышларга барып торудан ни мәгънә, – ди егет.

Айзат Зиннәтуллин исә Түбән Кама индустриаль техникумында белем ала. WorldSkills Russia чемпионатында исә “сәнәгать робот техникасы” компетенциясе буенча чыгыш ясаячак. Ул шулай ук әлеге ярышларда призлы урын яулаячагына өметләнә.

- Робот техникасы белән кызыксына башлавыма күп вакыт узмады әле. Шулай да, ул көнне яхшы хәтерлим. Техникумыбызга робот техникасы китергәннәр иде. Без әлеге техника белән эшли башладык. Дөресен әйтим, миңа бу эш белән шөгыльләнү бик ошый, – дип уртаклашты егет.

Ул шулай ук әлеге чемпионатның республикакүләм этабында катнашып, призлы урын яулаган булган. Хәзер исә үз белемен  россиякүләм чемпионатта сынап караячак.

Шунысын билгеләп узу кирәк: WorldSkills Russia чемпионатында Татарстаннан барлыгы 69 яшь белгеч һәм 54 эксперт катнашачак. Ярышлар исә 99 компетенция буенча уздырыла. Катнашучылар саны 849 булыр дип фаразлана. Әлеге ярышларда җиңү яулаган затлар исә Россия җыелма командасына чакырылачак. 2017 елда исә аларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак дөньякүләм чемпионат көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International