Алабуга гимназиясе укучысы Алинә Гыйльмуллина "Юннат-2016" Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесендә 3нче урын яулады

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

4-8нче октябрьдә Мәскәүдә "Юннат-2016" Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесенең финалы уздырылды. Татарстан Республикасы данын бәйгедә 2нче гимназия укучысы, Алабуга районы Балалар экология һәм биология үзәге укучысы Алинә Гыйльмуллина яклады. Алинә "Йомыркаларның инкубациясен йорт шартларында тикшерү" темасы буенча хезмәт яклады һәм "Шәхси ярдәмче һәм умарталык хуҗалыгы" номинациясендә 3нче урын яулады.

Белешмә өчен. "Юннат-2016" Бөтенроссия бәйгесенең оештыручысы - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар экология һәм биология федераль үзәге. Бәйге балалар һәм яшьләрне укучылар гомум белем бирү оешмаларының укыту-тәҗрибә мәйдәнчыкларында, шәхси (гаилә) ярдәмче хуҗалыкта гамәли эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру максатыннан үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International