Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренче юбилеен бәйрәм итте

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

29нчы октябрьдә  Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренче юбилеен – биш яшь тулуын бәйрәм итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бу шатлыклы вакыйгага тагын бер бәйрәм өстәлде: интернатта 100 урынлык яңа бина ачылды. Интернатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Гуманитар гимназия сәләтле балалардан киләчәктә татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен чишү өчен элита формалаштыру максатыннан булдырылды.

Бүген бу уку йортында 150 бала, шул исәптән Россия Федерациясенең 8 субъектыннан – Оренбург, Свердловск, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан һәм Удмуртия Республикаларыннан, Пермь һәм Красноярсктан килгән балалар белем ала. Шунысын да әйтеп үтү кирәк, кыска вакыт эчендә гимназия уку һәм тәрбия өлкәләрендә зур уңышларга иреште. Гимназия укучылары күп кенә республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Моннан тыш, быел Актаныш гимназия-интернаты Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәбе рейтингында 1нче урын яулады.

Бүген гимназия берничә юнәлеш буенча уңышлы эшләп килә. Мәктәпнең сәләтле балалар өчен булуы укытучыларны балаларны олимпиадаларга әзерләүгә зур игътибар бирергә мәҗбүр итә. Соңгы биш ел эчендә укучылар тотрыклы рәвештә предмет олимпиадаларында призлы урыннар санын арттырып баралар. 2015-2016нчы елларда укучылар репсублика олимпиадаларының йомгаклау этабында 17 призлы урын,ә Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында 4 призлы урын яуладылар. 9нчы сыйныфукучысы Эльмира Вафина 2015-2016нчы елда хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урын алды. Аннан алдарак 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе булган иде.

Рамил Гарипов җитәкчелеге астындагы мөгаллимнәр коллективының күп өлеше – 1нче категорияле укытучылар.2014нче елда, әле инглиз теле укытучысы буларак, Рамил Гарипов “Ел укытучысы-2014” бәйгесенең лауреаты булды. 2015нче елда Рузилә Гарипова “Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучысы” бәйгесендә җиңү яулады.

2011нче елдан башлап гимназиядә 6-11нче сыйныф укучылары өчен “Туган телем- шагыйрьләр теле”, “Без яшь, без сәләтле...” фәнни-гамәли 1әм фәнни-тикшерү конференцияләре уздырыла.

Укудан тыш, укучылар 3D-модельләштерү, робототехника кебек түгәрәкләрдә шөгыльнә алалар, төрле иҗади проектларда катнашалар. Гимназиядә “Хәзинә” хореография коллективы эшли, алар инде үп тапкыр “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җиңү яуладылар. Шулай ук гимназиядә “Ак нур” вокал ансамбле дә эшләп килә.

Гимназиянең уңыш сере гади – мөгаллимнәрнең, укучыларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте, белем алу процессында катнашучы һәр кешенең индивидуаль һәм бөтен илнең уңышы өчен тырышуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International