Гүзәл Мөхәммәтҗанова "Россиянең ел тәрбиячесе" бәйгесенең финалында катнашачак

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2016нчы елның 9-14нче ноябрь көннәрендә Санк-Петербург шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе" VII Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финал чаралары узачак. Татарстан Республикасыннан бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 380нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова катнашачак.

Финалга 150дән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, региональ министрлыклар, мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтлары, мөгаллимнәр берлеге вәкилләре киләчәк.

Бу елны бәйге яңа урында (узган елгы җиңүче - Приморск районының 88нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Одинцованың ватанында) - Санкт Петерубурга үзгәрешләр белән уза. Барлык катнашучыларга да һөнәри осталыкларын "Мастер-класс" сынавында күрсәтергә кирәк булачак, ә лауреатлар оратор осталыкларын да исбатларга тиеш булачаклар: аларга халык алдында бер көн алдан билгеле булган тема буенча чыгыш ясарга туры киләчәк. Сынауларны онлайн рәвештә карау һәм СМС ярдәмендә катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылачак.

"Россиянең ел тәрбиячесе" VII Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең көн тәртибе, уздырылу кагыйдәләре белән бәйгенең сайтында танышырга мөмкин: http://www.vospitatel-goda.ru/ 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International