9нчы һәм 10нчы ноябрьдә Татарстанның 2нче һәм 5нче сыйныф укучылары рус теленнән бөтенроссия тикшерү эшләрендә (БТЭ) катнашачаклар. БТЭ ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә дә узачак. Россиядә тикшерү эшләре 10 меңнән артык мәктәптә, шул исәптән 307 Татарстан мәктәбендә узачак.
Укучыларның эшләрен башлангыч сыйныф һәм рус теле укытучылары тикшерәчәк.
БТЭ үткәрү һәм тикшерүнең дөреслеген тәэмин итү өчен ата-аналар җәмгыяте, мәгариф хезмәткәрләре һәм муниципаль берәмлекләрнең методик хезмәте вәкилләре чакырылды.
Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренчә, тикшерү эшләре, беренче чиратта, проблемалы зоналарны табу, укучыларның белемнәрендәге бушлыкларны бетерү, мөгаллимнәрнең белемен күтәрү буенча эш оештыру өчен кирәк.
9нчы ноябрьдә 2нче сыйныф укучылары текстны контроль күчереп язуны башкарачаклар, яңгырау һәм саңгырау, йомшак һәм каты тартыкларны аеру, сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүзне юлдан-юлга күчеру кагыйдәләрен, сүзләрдән җөмлә төзү һәм сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыра белүне күрсәтүче биремнәр эшлиячәкләр.
10нчы ноябрьдә 5нче сыйныф укучылары төшеп калган хәрефләр һәм тыныш билгеләре булган текстны күчереп язачаклар. Шулай ук тел берәмлекләрен, сүз төркемнәрен, сүзләрне морфемаларга бүлүне, җөмләнең баш кисәкләрен табу һәм билгеләүне белүгә юнәлтелгән биремнәрне башкарачаклар.