"Йөрәгемне балаларга бирәм" Бөтенроссия өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының һөнәри осталыгы бәйгесенең финал сынаулары 7нче ноябрьдә Красноярск шәһәрендә башланды. Татарстан Республикасын бәйгедә Югары Ослан районы "Укучылар йорты" мөгаллиме Сергей Анохин һәм Питрәч районы Балалар иҗаты йорты мөгаллиме Валентина Макарова "Техник" һәм "Социаль-педагогик" номинацияләрендә тәкъдим итәчәкләр.
Без бәйге артыннан күзәтәбез һәм хезмәттәшләребезгә уңышлар теләп калабыз!