2016 елның 17 ноябрендә Буа шәһәрендә «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән III төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференциянең Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә үтәчәк йомгаклау турында республика районнарыннан һәм Россия регионнарыннан килгән 100дән артык укучы катнашачак. Чара республика уку йортларында, мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы генеологиясенә, манускриптына (кулъязмаларга), тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең шәҗәрәсен барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан үткәрелә.
Белешмә өчен. Конференциягә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларының VII-XI сыйныф укучыларыннан 300 дән артык фәнни эш кабул ителде, шуларның 120се эксперт комиссиясе карары буенча Конференциянең төп этабына үтте.
Конференциянең йомгаклау туры дүрт секция һәм түбәндәге юнәлешләрдә үткәрелә: «Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе» (төбәк генеологиясен өйрәнү тәҗрибәсе буенча эзләнү эше), «Җиде буын җылысын сакла» (укучылар төзегән тугра, шәҗәрә үрнәкләре, күргәзмә өчен материаллар тәкъдим итү һәм яклау), «Шәҗәрәләрнең топонимнарда чагылышы» (нәселдәге зыялы шәхесләрнең тормышын өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән ядкарьләр, истәлекләр, инша бәйгесе), «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы» (тарихи-мәдәни җирлектә манускриптның үзенчәлеген ачыклау, минем гаиләмдә сакланган гореф-гадәтләр, эзләнү эше).