2016нчы елның 10нчы ноябрендә Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2017нче елда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыру сораулары буенча семинар үтте. Җыелышта 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенең исемлек тупланмасы координаторлары һәм операторлары катнашты. Семинар 2017нче елда дәүләт аттестациясен үткәрүнең мөһим сорауларына багышланган иде. Җыелыш барышында РББСМҮ һәм урындагы үзидарә органнарының ДЙА-11 һәм ДЙА-9 буенча хезмәттәшлеге этаплары тәкъдим ителде, төбәк мәгълүмат системасы кертү, имтихан үткәрү пунктларын зәзерләү, 2016нчы елның 7нче декабрендә узачак йомгаклау инша язүны уздыру үзенчәлекләре турында сөйләнде.
Моннан тыш, РББСМҮдә 2017нче елда дәүләт йомгаклау аттестациясендә иҗтимагый күзәтчелек оештыру сораулары буенча җыелыш узды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекне алып баручы югары уку йортлары вәкилләре, иҗтимагый күзәтүчеләр корпусын һәм "Россия яшьләр союзын" тәкъдим итүче студентлар катнашты.
Җыелыш материалларын сайтта табарга була http://mon.tatarstan.ru/rus/obschee-obrazovanie.htm.