Бүген, 10нчы ноябрьдә, Мәскәүдә узучы "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең суперфиналистлары исемнәре ачыкланды. Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы номерлы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, бәйге сынауларын уңышлы үтеп, Россиянең ун иң яхшы директоры исемлегенә керделәр.
Өч көн дәвамында катнашучылар узган елгы финалистларның һәм укучыларның катлаулы сорауларына җавап бирделәр, аналитик биремнәр эшләделәр, бер-берсенә сорау биреп, көндәшләрен бәяләделәр һ.б.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе исемен 11нче ноябрьдә Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә бүләкләү тантанасында атаячаклар. Без коллегаларыбызга финалда уңышлы чыгыш ясауларын телибез һәм аларның җиңүләре өчен җан атабыз.
Тантанада Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Анастасия Зырянова һ.б. булыр дип көтелә.