ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләргә дәресләр үткәрмәүне һәм мәктәп автобусларын юлга чыгармауны сорап хатлар юнәлтте

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында һава торышы бозылу, бозлы яңгыр яву һәм көчле бозлавык хасил булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны шәһәрара чараларга чыгудан, дәресләргә барулардан һәм мәктәп автобусларының юлга чыгудан тыелып торуын сорый.

Бу сорауларны даими контрольдә тотуны һәм баларны йөртүче автобусларның аварияләргә эләгү куркынычын булдырмауны  сорап, министрлык тарафыннан муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларына һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре исеменә  хатлар юнәлтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International