Рособрнадзор БДИ технологияләрен камилләштерүне дәвам итә

2016 елның 11 ноябре, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте имтихан уздыру пунктларында контроль-үлчәм материалларын бастыруны һәм катнашучылар бланкларын сканлаштыруны сынап карады.

Тәҗрибә пункты буларак чыгыш ясаучы Мәскәүнең 1284нче номерлы мәктәбендә кәгазь  контроль-үлчәм материалларын (КҮМ) имтихан тапшыру пунктларына (ИТП) китерү классик схемасыннан алып, имтихан материалларының тулы комплектын ИТП бастыру һәм аларны шунда ук сканлаштыру алдынгы моделе тикшереп каралды. 

"Без йомгаклау аттестациясен камилләштерүне дәвам итәбез. Бу - имтихан уздыруның гаделлеге һәм оештыру процедурасын тизләтү өчен өстәмә юллар. Бүгенге апробация - БДИның ничек буласын билгеләүче индикатор",- дип искәртте Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.

КҮМне бастыру технологиясен кулланганда, материаллар ИТПга электрон йөртүчедә шифрланган рәвештә китерелә. Шифрны чишү һәм материалларны бастыру ИТПда электрон шифрлау ачкычлары ярдәмендә башкарыла. Дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзаларына ачкыч имтихан башланырга 30 минут кала тапшырыла. Имтихан материаллары БДИда катнашучылар алдында ачыла, шәхси комплектлар белән аудиториядә туплана һәм укучыларга таратыла.

Имтихан тапшыручыларның җавап бланкларын электрон рәвешкә күчерү технологиясе БДИ тәмамлануга ук имтихан материалларын сканлаштырырга һәм бөтен мәгълүматны Республика мәгълүматны эшкәртү үзәгенә җибәрергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International