Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесендә 2нче урын яулады

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

11нче ноябрьдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов  бәйгедә 2нче урын яулады. Абсолют җиңүче итеп Краснодар шәһәренең 98нче номерлы мәктәбе директоры Андрей Шевченко танылды. Тантана Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә үткәрелде.

Татарстан Республикасын бәйгедә шулай ук Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы номерлы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова дә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә ул Россиянең ун иң яхшы директоры исемлегенә керде.

"Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесе инде җиденче тапкыр үткәрелә. Бу елдан башлап ул 2016-2020нче елларга Мәгарифне үстерү федераль программасы кысаларында оештырыла. Бәйге Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Сентябрь" нәшрият йорты ярдәмендә уздырыла. Бәйгенең жюри рәисе - профессор, "Мәктәп диркторы" журналының баш редакторы Константин Ушаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International