Татарстанның өстәмә белем бирү педагоглары "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия бәйгесе финалистлары

2016 елның 12 ноябре, шимбә

10нчы ноябрьдә өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының  "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Абсолют җиңүче итеп Хабаровск крае вәкиле танылды. Ә без чын күңелдән үзебезнең Югары Ослан районы Укучылар йорты өстәмә белем бирү педагогы Сергей Анохинны һәм Питрәч районы Балалар иҗат йорты педагогы Валентина Макарованы финалист дипломнары алу белән тәбрик итәбез. 

Ватандашларыбыз Красноярск краеннан мастер-класс һәм форумнарда туплаган үлчәп бетергесез тәҗрибә белән кайталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International