Түбән Кама педагогия көллиятендә “Татар кызы – 2016” республика бәйгесенең финалы үткәрелде. Бу елны мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште. Финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова танылды.
Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар.
Шулай итеп, жюри монды нәтиҗәләргә килде:
1нче урында - Җәмилова Фәнзилә, Яр Чаллы педагогика көллияте;
2 нче урында - Зәкәрова Эльмира, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте;
3 урында - Ярмөхәммәтова Айзилә, Түбән Кама технология көллияте.
Түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде:
“Сылу кыз” - Гардисламова Регина, М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте;
“Сөйкемле кыз” - Нәбиуллина Әдилә, Казан технология һәм дизайн көллияте;
“Зыялы кыз” - Газимҗанова Илүзә, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте;
“Ягымлы кыз” - Мусина Камилә, Буа ветеринария техникумы;
“Талантлы кыз” - Гомәрова Гүзәл, Түбән Кама педагогика көллияте.
Белешмә өчен. Беренче турда 45 уку йорты студенты катнашты. Алар үзләре белән таныштыручы «Без – татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет!» видеоязмасын тәкъдим иттеләр. Анда алар 2016нчы елның мөһим вакыйгаларын - юбилей даталарын кулланырга тиеш иделәр: Г.Тукай тууга 130, М. Җәлил тууга 110, Г. Әбсәләмов тууга 105 ел. Видеоязманы төшерүнең үзенчәлеклеге, сәнгати төзелеше, актерлык осталыгы, эчтәлекле булуы бәяләнде. Нәтиҗәдә ун кыз финалда катнашу өчен сайланды.