Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруының 18нче ноябрьдә ТНВ телеканалында чыгарга тиешле чираттагы чыгарылышы, бу вакытта "Нефтехимик" - "Лада" хоккей матчы булу сәбәпле, киләсе атнага - 25нче ноябрьгә күчерелә.
"Белем дөньясы" мәгълүмати-аналитик тапшыруы мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктырта.
Тапшыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнә.
“Белем дөньясы” тапшыруын ТНВ каналында һәр җомга кичке сәгать 7 дә карагыз. Тапшыру киңкатлам тамашачыларга исәпләнгән һәм педагогик оешмаларның гына түгел, ә ата-аналарның да теләк -тәкъдимнәрен игътибарга ала.