«Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесенә йомгак ясау тантанасы

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2016нчы елның 18нче ноябрендә Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узачак.

Бәйге республикада бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә бала һәм өлкәннәрнең, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләрнең социаль-хокуки активлыгын стимуллаштыру, хокукый грамоталылык һәм хокукый мәдәниятне үстерү, яшь буынның иҗади сәләтен киңәйтү максатыннан уздырыла.

Бәйгедә 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр шәхсән яисә иҗади төркем буларак катнаша.

Бәйге өч этапта үткәрелде:

I этап - гариза бирү (10нче сентябрь-31нче октябрь).

II этап - сайлап алу (1-10нчы ноябрь).

III этап - йомгаклау (11-17нче ноябрь).

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 10 җиңүчегә акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International