Энгель Фәттахов JuniorSkills Hi-Tech җиңүчеләре белән очрашты

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Милли чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech бәйгесендә җиңү яулаган укучылар белән очрашты. 

Исегезгә төшерәбез, 30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә, WorldSkills Hi-Tech 2016 чемпионаты кысаларында, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен JuniorSkills бәйгесе оештырылды. Бу елны ярышларда Россиянең 20 регионыннан 49 оешма тарафыннан шефлыкка алынган 168 мәктәп укучысы һәм Белоруссия укучылары катнашты. 

Татарстан Республикасы җыелма командасын  Әлмәт, Яшел Үзән районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан 12 укучы (алты команда) тәкъдим итте.

“Санлы программалы идарәле станокларда токарь эшләре” компетенциясендә 1нче урынны КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Камил Мөкминов, Алексей Поникаров, мөгаллим – Айрат Юнусов) яулады, шулай ук 1нче урынны “Электроника” компетенциясендә КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее укучылары (Андрей Баканин, Эмиль Исламов, мөгаллим – Лилия Валиева) алдылар.

“Прототиплау” компетенциясендә 2нче урында Яр Чаллы шәһәренең Балаларның техник иҗаты үзәге командасы (Айдар Минәев, Ранил Рәхимов, мөгаллим – Хәлим Алмаев), “Санлы программалы идарәле станокларда фрезер эшләре” компетенциясендә КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Рамил Галәүтдинов, Суфия Хәлимова, мөгаллим – Илья Цой).

“Лаборатория һәм химия анализы” компетенциясендә 3нче урынга Яшел Үзән районы академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүле сәләтле балалар лицей-интернаты укучылары (Руслан Россомахин, Евгения Порванова, мөгаллим – Анастасия Мигунова) чыкты.

Әлмәт районының 20нче номерлы урта белем бирү мәктәбе командасы (Мансур Насыйбуллин, Татьяна Шевченко, мөгаллим – Рамил Вәлиев) “Мехатроника” компетенциясендә 4нче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International