Татарстан җыелма командасы "Абилимпикс" II Милли чемпионатында катнаша

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Татарстан җыелма командасы «Абилимпикс» сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең һөнәри осталыгы бәйгесенең II Милли чемпионатында катнаша. Республика командасы составында җиде катнашучы:

- Артем Нестеров, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты;

- Денис Данилов, Чистай күппрофильле көллияте студенты;

- Екатерина Крупнова, Казан төзелеш көллияте студенты;

- Екатерина Бабич, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студенты;

- Андрей Панькин, Түбән Кама агросәнәгать көллияте студенты;

- Галина Овчинникова, 41нче номерлы Һөнәри көллият студенты;

- Игорь Бурдин, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен социаль реабилитация үзәге вәкиле.

Катнашучылар җиде компетенция буенча җиңү өчен көрәшәчәкләр: "Пешекче эше", "Ландшафт дизайны", "Кирпеч төзү", "Кондитер эше", "Буяучы эше", "Фотография", "Программалы тәэмин итүне булдыру (Программалаштыру)".

Бәйгедә катнашучылар, экспертлар һәм Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү йорты җитәкчелреннән торган делегацияне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе мөдире Илдар Яруллин җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International