Идел буе республикалары милли әдәбияты: мәдәниятара багланыш мәсьәләләре

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 н елның 21 ноябрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Идел буе республикалары милли әдәбияты: мәдәниятара багланыш мәсьәләләре» төбәкара фәнни-гамәли коференциясе ачылды. Әлеге конференция кысаларында Идел буе төбәгендәге милли әдәбиятларның бүгенге торышы, үсеш-үзгәреш үзенчәлеге, мәдәниятара багланышлар, милли әдәбиятларны мәктәптә һәм югары уку йортларында укыту мәсьәләләре игътибар үзәгенә куела.

Пленар утырышта конференциядә катнашучыларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов, Татарсткн Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.Х.Исмәгыйлева, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, сәламләде. Пленар утырышта Идел буе төбәгенең алты республикасыннан – Татарстаннан, Чувашиядән, Марий Элдан, Мордовиядән, Удмуртиядән, Башкортостаннан – килгән галимнәр доклад белән чыгыш ясады.

22 ноябрьдә конференция кысаларында милли әдәбиятлар арасындагы мәдәниятара багланышлар мәсьәләсенә кагылышлы түгәрәк өстәл оештыру планлаштырыла.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International