«Этномәдәни якшәмбе мәктәпләрендә дәресләрнең инновацион моделе" темасына курслар

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Казан ( Идел буе) Федераль университеты каршындагы  Идел буе төбәкара  мәгариф хезмәткәрләренең  квалификациясен күтәрү  һәм яңадан әзерләү үзәге тарафыннан  Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе белән берлектә  «Этномәдәни якшәмбе мәктәпләрендә дәресләрнең инновацион моделе» программасы төзелде. Эксперименталь мәйданчык   буларак, Татарстан халыклары Дуслыгы йортында эшләүче Күпмилләтле  якшәмбе мәктәбе    базасы билгеләнде.  Әлеге чараның төп максаты -  туган телләрне  укытуның мөмкинлекләрен киңәйтү булды. Чарада  катнашучылар  һинд, гарәп, әрмән, грузин һ. б. телләрне укыту методикасы белән таныштылар, ачык дәресләр карадылар, лекция тыңладылар. Очрашу ахырында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе  укучылары квалификация күтәрү курсларында катнашучыларга  “Әниләр көне” дип  исемләнгән бәйрәм программасы  бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International