Йомгаклау иншаларында катнашу өчен гариза бирү бүген, 23нче ноябрьдә тәмамлана. Укучылар аттестациянең бу этабында катнашу өчен үзләре укый торган мәктәпләрдә теркәлү узалар.
Мәктәпне узган елларда тәмамлаган катнашучылар гаризаны яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә (бүлегенә) тапшыралар. Иншаларны 7нче декабрьдә язачаклар.
Инша темаларын инде билгеле: "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".
Иншаны уңышлы язу 11нче сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә хокук бирә. Сәламәтлеге чикләнгән укучылар һәм инвалид балалар инша урынына изложение язарга хокуклы.
Тискәре билге алган, нигезле сәбәп белән инша язуга килмәгән яисә иншаны язып бетерә алмаган укучылар өчен, иншаларны өстәмә көннәрдә - 2017нче елның 1нче фералендә һәм 2017нче елның 3нче маенда яза алу мөмкинлеге бар.