23-24нче ноябрьдә Марий Эл Республикасында Татар мәгърифәте көннәре уза. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша.
Татар мәгърифәте көннәрен ачу тантанасы 23нче ноябрьдә узачак. Пленар утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Марий Эл Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.
24нче ноябрьдә чаралар Марий Эл Республикасының Параньгинск урта мәктәбендә дәвам итәчәк. Кунаклар өчен тикшеренү һәм иҗади проектларны яклау, татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр, фольклор бәйрәм әзерләнгән. Татар мәгърифәте көннәренә йомгак “Туган телне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” түгәрәк өстәлендә ясалачак.
Татар мәгърифәте көннәре шулай ук Мордовия Республикасында (28-29нчы ноябрь), Пенза (30нчы ноябрь-2нче декабрь) һәм Оренбург (6-8нче декабрь) өлкәләрендә узачак. Чаралар мәгариф өлкәсендә идарә итүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү һәм Россия Федерациясендә яшәүче татар халкының мәдәни-мәгариф үсешенә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.