2016нчы елның 24нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм ресурс үзәкләре җитәкчеләре катнашында ресурс үзәкләрен үстерү һәм икътисадның реаль секторы өчен кадралар әзерләүне камилләштерү сораулары буенча җыелыш үткәрелде.
Җыелышта ресурс үзәкләрен финанслау, гамәли квалификация күпфункцияле үзәкләрендә кыскавакытлы укыту программаларын гамәлгә ашыру, база партнер-оешмалар белән хезмәттәшлек итү сораулары каралды. Шулай ук ресурс үзәкләренең гамәли квалификация күпфункцияле үзәкләрененең нәтиҗәлелеге, база партнер-оешмаларда стажировка узучы һәм белем күтәрүче мөгаллимнәр саны, чыгарылучыларның эшкә урнашу сораулары анализланды.