Татарстан Республикасы белем бирү системасы идарә составының сыйфатын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Мәгарифне үстерү институты һәм “Сентябрь» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) белән берлектә 2016 елның 23 ноябреннән 2017 елның 6 апреленә кадәр муниципаль район һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре белем бирү бүлекләре (идарәләре) башлыклары өчен “Муниципаль белем бирү сәясәтен формалаштыруга заманча якын килү” исемле программа буенча этаплап уку оештырылды.
Беренче этап укуларда катнашалар: К.М.Ушаков, п.ф.д., Югары икътисад мәктәбе белем бирү институты профессоры, «Директор школы» журналын төзүче һәм баш редакторы, «Директор школы» Бөтенроссия конкурсының жюри рәисе, Мәскәү шәһәре; А.И.Кухарев, дәүләт һәм муниципаль идарә магистры, «Директория» системасы, «Сентябрь» бастырып чыгару фирмасының җитәкчесе, Мәскәү шәһәре.
2016 елның 23 ноябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы мәктәп базасында “Муниципаль белем бирү сәясәтен формалаштыруга заманча якын килү” исемле квалификацияне күтәрү программасын ачу булды. Анда министр урынбасары Тимирхан Булат улы Алишев, өстәмә профессиональ белем бирү үсеше бүлеге башлыгы Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтова, Югары икътисад мәктәбе белем бирү институты профессоры Константин Михайлович Ушаков, ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Фәнүр кызы Салихова катнашты.
2016 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры- Мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттахов катнашында “Үзгәреш шартларында белем бирү оешмаларының үсеше” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.
Идарә башлыкларын укыту берничә этапта үзачак һәм 2017 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Уку барышында семинар-тренинглар, методик материалларны мөстәкыйль өйрәнү, лекция-дискуссияләр, интерактив һәм фронталь лекцияләр, мастер-класслар, практикумнар үткәрү каралган.