2016нче елның 25-26нчы ноябрендә Сарман аграр көллиятендә "ТР урта һөнәри белем бирү оешмаларының һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү шартларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсен берләштерү" темасы буенча Бөтенроссия семинары узды.
2014нче елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Росссия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча Сарман аграр көллияте базасында Татарстан Республикасының аграр секторы өчен югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү буенча Ресурс үзәге ачылды. Ике ел дәвамында Ресурс үзәге каршысына куелган барлык белем бирү программаларын гамәлгә ашырып бара. Һөнәри белем бирү оешмаларының эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Аграр профиль" юнәлеше буенча тапшырылган "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" I дәрәҗәдәге дипломы шуны исбатлый.
Катншучыларны сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Илдар Яруллин чыгыш ясады.
Семинарның туры катнашучылары - Саха Республикасы Мәгарифне үстерү институты директоры урынбасары И.А. Оконешников җитәкчелеге астындагы Саха Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларыннан торган делегация.
Семинар кысаларында кунаклар Ресурс үзәге белән таныштылар, уку корпусларында булдылар, лабароторияләрдә һәм остаханәләрдә ачык гамәли дәресләр карадылар һ.б.