30нчы ноябрьдә "Классная работа!" - "Сыйныф эше!" Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Бәйгедә катнашырга Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, фотокорреспондентлар чакырыла. Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан алып 29нче ноябренә кадәр бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.
Катнашу өчен гаризаларны электрон рәвештә monrt@yandex.ru, monrt90@yandex.ru адресларына җибәрергә була.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат монда.