«IT-киләчәкне бергә төзибез» укучыларның I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

10-15нче декабрьдә «IT-киләчәкне бергә төзибез» укучыларның I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Конференция кысаларында фәннәрдә модельләштерү, программалаштыру, интернет челтәре технологияләре, информатика, электроника, робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгарифтә IT-технологияләр куллану сораулары буенча секциялр узачак. Конференция рәисе - ТКФУ Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникация институты директоры, автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы кафедрасы мөдире, техник фәннәр кандидаты, профессор А.Ф. Чипига.

Конференциядә катнашырга уку йортлары җитәкчелеге вәкилләре, укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары һәм укучылар чакырыла.

Конференция Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникация институты базасында узачак.

Тулы мәгълүмат монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International