Казанда төбәк мәгариф сыйфатын бәяләү системасын камилләштерү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүдә һәм үткәрүдә ТР муниципаль методик хезмәтләр эшенең төп бурычларын билгеләү максатыннан “рус теле”, математика”, “физика”, “химия”, “биология” фәннәре буенча методик берләшмәләрнең район җитәкчеләре форумы һәм “Мәгариф сыйфатын бәяләү төбәк системасын булдыруда экспертлар ролен күтәрү” V фәнни-гамәли конференция уза.
Чарада Татарстаннан, Ярославль өлкәсеннән, Удмуртия һәм Марий Эл Республикаларыннан 500дән артык укытучы катнашыр дип фаразлана.
Пленар утырышта Милли тикшеренү университеты Югары икътисад мәктәбенең Мәгарифне үстерү институтының Белем бирүне мониторинглау үзәге директоры, физика-математика фәннәре кандидаты, Елена Карданова чыгыш ясаячак.