Югары Ослан укытучысы Сергей Анохин - "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия бәйгесе лауреаты

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Югары Ослан районы Укучылар йорты өстәмә белем бирү мөгаллиме, Югары Ослан урта мәктәбе укытучысы Сергей Анохин Красноярскта узган "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә дүртенче урын яулады.

Татарстан укытучысы ярышларда "Техническая" номинациясендә катнашты.

Сергей Анохин 2003нче елдан башлап Югары Осланда тарих һәм технология дәресләрен укыта. Моннан тыш, Укучылар йортында ул картинг буенча түгәрәк җитәкли.

Диплом һәм кубоктан тыш, мөгаллим бәйгегә сыйфатлы әзерләнү  һәм һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе өчен "Станкин" Мәскәү дәүләт технология университетының һәм Укучыларның техник иҗаты федераль үзәгенең рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International