25-27нче ноябрьдә Нью-Дели шәһәрендә WRO-2016 (World Robot Olympiad) Бөтендөнья роботлар олимпиадасы уздырылды. Ярышларда бөтен дөньядан 400дән артык команда катнашты.
Россияне олимпиадада 19 команда тәкъдим итте, алар арасында Татарстан Республикасы командалары да бар иде. Иннополис лицее командасы (Роман Вертячих и Семен Санаров) "Роботлар футболы" номинациясендә 3нче урын яулады.
WRO 2016 темасы - территорияне җыештыру, чүп-чар һәм калдыкларны аеру һәм эшкәртү. Ярышлар дүрт категориядә: төп, иҗади, футбол һәм студентлар категориясендә үтте.
WRO Football (роботлар футболы) категориясендә командалар футбол уйнаучы роботларны проектлаштыралар һәм программалыйлар, бу роботлар көндәш команда роботларына каршы инфракызыл сенсорлы туп белән уйныйлар.
Белешмә өчен. World Robot Olympiad ярышлары 2004нче елда башлангыч алды, ул дөньяның 50дән артык илендә уздырыла. Олимпиада финалы һәр елны яңа илдә үткәрелә.Узган елны ул Катарда, ә 2014нче елны Россиядә, Сочи шәһәрендә узды.