"100 балл җыючылар - Россиянең интеллектуаль ресурслары" ике көнлек форумы 2014-2016нчы елларда бердәм дәүләт имтиханын бер яки берничә предметтан 100 баллга тапшырган 100дән артык студентны җыйды. Татарстан Республикасын КФУ юридик факультеты студентлары Дарья Кузнецова (тарих-2016), Вадим Салмин (рус теле-2016), Артур Энеев (рус теле, җәмгыять белеме - 2015) һәм лингвистика факультеты студенты Мария Воропаева (рус теле, җәмгыять белеме-2016) тәкъдим итте.
Чараны оештыручылар - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм "Россия яшьләр союзы" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы - сигез федераль округтан җыелган кунакларга бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде.
Беренче көнне пленар утырыш һәм тематик секцияләр үткәрү өчен М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь китапханәсе сайланды.
Форумны ачу тантанасында М.В. Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий, Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, "Ростелеком" ГАҖ президенты Сергей Калугин, "Мәгариф" нәшрияты президенты Владимир Узун һәм Россия яшьләр союзы рәисе Павел Красноруцкий катнашты.