"Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе иртәгә, 1 нче декабрьдә, старт ала. Бәйге укучыларның гамәли проектлар һәм тикшеренүләр өлкәсендәге инновацион идеяләрен ачыклау һәм аларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан уздырыла. Бәйгедә 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Сайлап алу этабына гаризалар һәм проектлар кабул итү 2016нчы елның 1нче декабреннән 2017нче елның 15нче февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Белешмә өчен. "Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан радиомеханика көллияте тарафыннан үткәрелә. Чара укучыларның интеллектуаль мөмкинлеген үстерүгә һәм гамәлгә ашыруга, аларда проектлы-тикшеренү культурасын һәм Татарстан Республикасында кирәкле актуаль һөнәрләр турында күзаллау формалаштыруга юнәлтелгән.
Җиңүче дипломнары киләчәктә Казан радиомеханика көллиятенә түләүсез урыннарга конкурстан тыш укырга керергә мөмкинлек бирәчәк.