Бүген «СТОП ВИЧ/СПИД» II Бөтенроссия акциясе узачак

2016 елның 2 декабре, җомга

Бүген,  2нче декабрьдә 13.00дә "БЕЛЕМ-ҖАВАПЛЫЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК" ВИЧ/СПИДка каршы балалар һәм яшьләргә мәгълүмат бирү буенча бердәм хезмәт көне" Бөтенроссия ачык дәресе үткәреләчәк. Ачык дәреснең нигезендә - ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшнең актуаль сорауларын яшь аудитория өчен гадәти форматта күрсәтүче видеофильм.

Ачык дәресне "Россия-24" телеканалында һәм Интернет челтәрендәге ресурсларда - стопвичспид.рф; http//www/apkpro/ru/stop_vich_spid - сайтларында карарга мөмкин булачак.

Белешмә өчен. Бөтенроссия акциясе С.В. Медведева патронажлыгы астындагы Социаль-мәдәни инициативалар фонды тарафыннан үткәрелә. Акция яшьләрне рухи тәрбияләүгә, ВИЧ-инфекция буенча киң мәгълүмат (йогу юллары, кисәтү һәм дәвалану әсбаплары һ.б.)  таратуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International