Мәскәүдә 9нчы сыйныфларның рус теленнән ДЙА телдән бирү өлеше апробациясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая җитәкчелеге астындагы Педагогик үлчәмнәр федераль институтының рус теле буенча фәнни-методик советы 2016нчы елның октябрендә уздырылган 9нчы сыйныфларның рус теленнән ДЙА телдән бирү өлеше апробациясе нәтиҗәләре буенча җыелыш үткәрде.

"Рус теле буенча ДЙА телдән бирү өлешен кертү безнең күпмилләтле илебездә бердәм мәгариф мәйданы булдырырга ярдәм итәчәк. Рус теле буенча имтиханның барлык укучылар өчен дә мәҗбүри икәнен аңлау мөһим. Шуңа да телдән бирелүче имтихан технологиясе, бернинди өзеклек булмасын өчен, мөмкин кадәр ышанычлы булырга тиеш",-дип белдерде Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов.

Людмила Вербицкая рус теленнән ДЙА телдән бирү өлешен кертүнең мөһимлеген һәм перспективалылыгын искәртте.

Утырыш вакытында ДЙА телдән бирү өлешен керткәнче үткәрелергә тиешле чаралар турында сөйләшенде: киңмасштаблы апробацияләр һәм иҗтимагый-һөнәри фикер алышулар үткәрү, рус теле укытучыларының квалификация күтәрү курслары программаларына кирәкле үзгәрешләр кертү һ.б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International