Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энегль Фәттахов җитәкчелеге астындагы муниципаль органнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән чираттагы җыелышы 1нче декабрьдә узды.
Мәктәп директорлары катнашында киңәйтелгән формада узучы җыелыш барышында министр мәктәп идарә командаларының укыту-методик хезмәте сыйфатын күтәрү сорауларына багышланган иде.
Әмма мәгариф системасының актуаль сорауларына күчкәнче, Энгель Фәттахов укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. "Кичә Казанның 32нче номерлы мәктәбендә янгын чыкты. Янгын технология кабинетында башланган, мәктәп бинасы тулысынча төтенләнгән иде. Бәхеткә каршы, укучылар арасында зыян күрүчеләр юк. «Стрелец-мониторинг» системасы нәтиҗәле эшләде. Шул ук вакытта технология укытучысы, укучыларны эвакуцияләүне оештырганда, тәрәзә ватып зыян күрде. Шуңа күрә мин мәктәп директорларын янгын сүндерү һәм хәбәр итү системаларының төзеклеген, эвакуация юлларының ачыклыгын, мәктәпләрдә янгын сүндерү өчен кирәкле коралларның булуын тагын бер кат тикшерергә чакырам. Җитәкчеләргә бу мәсьәләләрне аерым контрольгә алуларын сорыйм. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү - безнең төп бурыч".
Җыелышның төп көн тәртибенә күчкәндә Энгель Фәттахов дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре түбән булган район һәм мәктәпләрдә мәктәпнең идарә командасы потенциалының да түбән булуын искәртте. Аларда укытучыларны һөнәри яктан үстерү буенча эш алып барылмый. "Укыту-методик эшчәнлекне тикшерү, кайбер мәктәпләрдә эчке контрольне ничек оештырырга кирәклеге онытлганлыкны күрсәтте. Ә бу - укытучы үз проблемалары һәм хаталары белән үзеннән-үзе генә кала дигән сүз.Ул үз дәресендә бердән-бер башкаручы һәм бердән-бер тикшерүче булып кала. Бу дөрес түгел. Шундый директор урынбасарлары бар, аеруча авыл җирлекләрендә, алар атнага 15 сәгать укыталар, мөгаллимнәрнең дәресләренә йөрергә вакытлары җитми",- дип ассызыклады министрлык башлыгы.
Соңгы арада документ әйләнешенең акланмаган үсеше һәм укытучыларга йөкләнүче өстәмә административ йөкнең аларга игътибарны тулысынча төп эшләренә юнәлтергә комачаулавы турында сөйләшүләр күп. Бу тема җентекләп 16нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының башкарма комитет җитәкчеләре белән уздырылган коллегиясендә каралды. Татарстан Республикасы мәктәпләренен административ йөген киметү юллары турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимирхан Алишев сөйләде.
Белем бирү сыйфаты мәктәп җитәкчелегенең профессиональлегеннән дә тора. Һәм беренче чиратта - укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан. Аның бурычы - мәктәп эче контролен оештыру, укытучыларның һөнәри үсешенә методик ярдәм күрсәтү. Урынбасарларның һөнәри компетенциясен бәяләү нәтиҗәләре буенча ТР МҮИ алар өчен яраклаштырылган белем күтәрү программасын төзеде. Бүгенге көнгә инде 110 директор урынбасары укып чыкты. Директор урынбасарларының һөнәри үсеше турында өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова сөйләде.
Республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы кысаларында беренче чирек нәтиҗәләре буенча үткәрелгән бәяләүгә йомгакны гомуми белем бирү идарәсе мөдире Тамара Федорова ясады.