1нче декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика муниципаль районнары мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән уздырылган җыелышында өч республика бәйгесе турында игълан ителде.
- "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесе. Максаты - балалар һәм яшүсмерләрнең сәнгати-эстетик иҗатын үстерү.
- "СОК. Стань одной командой!" - "БКӘ. Бер командага әверел!" мәктәп үзидарәләре бәйгесе. Бу бәйге укучылар үзидарәсен үстерү буенча тәҗрибә уртаклашуга, укучылар үзидарәсе белән эшләүдә мәктәпләрнең педагогик составының һөнәри осталыгы дәрәҗәсен күтәрүгә, яшьләр арасында укучылар үзидарәсе лидерлары турында уңай фикер формалаштыруга юнәлгән.
- "Дус сыйныф серләре" ата-аналар комитеты бәйгесе. Бәйге ата-аналар комитетының укучыларны тәрбияләүдә иң яхшы практикасын табу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
- "СОК. Стань одной командой!" - "БКӘ. Бер командага әверел!"