Россия EuroSkills-2016 эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урын яулады

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Россия командасы  Гетеборг шәһәрендә узучы EuroSkills-2016 эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урын яулады. Бу хакта якшәмбе WorldSkills Россия генераль директоры Роберт Уразов хәбәр итте.

"Россия 15 882 балл җыйды, бу Россия җыелма командасына беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирде".- диде Уразов.

Барлыгы WorldSkills Russia милли җыелма командасы чемпионатта «Электроника» (Максим Кадников) һәм «Холодильная техника и кондиционирование» (Вадим Поляков) номинацияләрендә ике алтын медаль,«Графический дизайн» (Алена Кидрина) һәм «Мобильная робототехника» номинацияләрендә ике көмеш медаль яулады. Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасы составында ике Татарстан студенты - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының өченче курсы студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм «Мобильная робототехника» номинациясендә икенче урынга лаек булдылар. 

Моннан тыш, Россия «Сетевое и системное администрирование» (Леонид Шмаков/Александр Горбачев) номинациясендә өченче урын алды. Шулай ук, безнең команда осталык өчен 11 медальгә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International