Татарстанда WorldSkills 2017 өчен сайлап алу чемпионатлары дәвам итә

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

2016нчы елның 24нче ноябрендә  Яр Чаллы политехника көллиятендә  «Производство металлоконструкций» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты узды. Бәйгедә Татарстан Республикасының алты һөнәри белем бирү оешмасы вәкилләре катнашты: Бөгелмә машина төзү техникумы, Алабуга политехника көллияте, Лениногорск политехника көллияте, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте, Әлмәт һөнәри көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1нче урын - Яр Чаллы политехника көллияте студенты Рәнис Сатдаров;

2нче урын - Алабуга политехника көллияте студенты Азат Фәррахов;

3нче урын - Әлмәт һөнәри көллияте студенты Темур Габҗәлилов.

 

 

2016нчы елның 25нче ноябрендә  Яр Чаллы политехника көллиятендә  «Технология группового производства» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты узды. Бәйгедә Яшел Үзән механика көллияте, Алабуга политехника көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте вәкилләре катнашты.

Җиңүчеләр:

1нче урын -  Яр Чаллы политехника көллияте студентлары Шамил Хәкимов, Владимир Айрапетов, Максим Штаев;

2нче урын - Яшел Үзән механика көллияте  студентлары  Егор Исаев,  Максим Гурьянов, Денис Левенков;

3нче урын -  Алабуга политехника көллияте студентлары Сергей Перьмяков, Тимур Халиков,  Федор Богачев.

 

2016нчы елның 25нче ноябрендә  Яр Чаллы политехника көллиятендә  «Токарные работы на станках с ЧПУ» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты узды. Бәйгедә Бөгелмә машина төзү техникумы, Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, Әлмәт һөнәри көллияте, В.Д. Поташов исемендәге Техника көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Алабуга политехника көллияте, Түбән Кама индустриаль техникумы, Яр Чаллы политехника көллияте студентлары катнашты.

Чемпионат җиңүчеләре:

1нче урын - Яр Чаллы политехника көллияте студенты Шамил Хәкимов һәм Яшел Үзән механика көллияте Дмитрий Антюшин;

2нче урын - Яшел Үзән механика көллияте студенты Никита Карлыков;

3нче урын - Яшел Үзән механика көллияте студенты Роман Гусев.

 

2016нчы елның 29нчы ноябрендә  Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында «Кузовной ремонт» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты узды. Бәйгедә Алабуга политехника көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте, Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте,  Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары көч сынашты.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1нче урын - Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты Денис Давыдов;

2нче урын - Алабуга политехника көллияте студенты Илдар Абдуллин;

3нче урын - Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте студенты Камил Мусагитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International