IV Республика тәрбиягә алучы ата-аналар форумы Бөгелмәдә 2016нчы елның 7нче декабрендә узды.
Форум кысаларында опекун, тәрбиягә бала алучыларга теләктәшлек күрсәтү, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру, тәрбиягә бала алырга теләүче кандидатларны әзерләү программасын гамәлгә ашыруны үстерүнең актуаль сораулары буенча фикер алыштылар.
Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Т.В.Воропаева, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, муниципаль районнарның опека һәм попечительство органнары белгечләре, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балалар өчен оешмалар җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Форум кысаларында пленар утырыш узды һәм "Алыштыручы гаилә: ярдәм, теләктәшлек, ресурслар" секциясе эшләде.
Хәзерге вакытта республикада 796 меңгә якын бала яши, аларнын 1,1% - ата-ана каравыннан мәхрүм балалар.