Ханты-Мансийск округындагы фаҗигадән соң барлык мәктәп автобусларын да тикшерү планлаштырыла

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Ханты-Мансийсктагы фаҗига сәбәпле, балалар зыян күргән һәм вафат булган авариядән соң, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның барлык чараларга чыгуын, шулай ук автобусларның  мәктәп маршрутлары буенча юлга чыгуын муниципаль берәмлекләргә каты контрольгә алу зарурлыгын хәбәр итте.

Һава торышы начарланса, юлны күрү авырайса, бура чыгу, җил көчәю, карт көртләре барлыкка килгән очракта, юлга чыгуны бары тик юл вәзгыятен тикшергәч кенә рөхсәт итәргә.

Муниципаль мәгариф идарәсе органнарына 2016нчы елның 5-8нче декабрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларының төзеклеген, ГОСТ таләпләренә туры килүен, хафа кнопкасының, тахограф, GPS/Глонасс-навигаторларының эшләвен, куркынычсызлык каешлары булуын, балаларның өлкәннәр тарафыннан озатылып баруын һәм автбус маршрутларының ЮХИДИ белән килешенүен тикшерергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны йөртүнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне даими контрольдә тота һәм аварияләрдән саклану өчен кирәкле чараларны кулланырга сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International