Россиянең Махсус Олимпиадасы XI Республика ярышларының зона этабы

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 29-30 ноябрьдә Россиянең Махсус Олимпиадасы программасы буенча XI Республика ярышларының  өстәл теннисы буенча зона этабы узды.

Россиянең Махсус Олимпиадасы интеллектуаль үсеше тоткарланган балаларга җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасына әверелүдә ярдәм итү, дәүләт, иҗтимагый һәм башка оешмаларны бу проблемага җәлеп итү максатыннан уздырыла.

Ярышларда мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен мәктәпләр катнашты: Алабуганың 7нче мәктәбе, Мамадыш мәктәп-интернаты, Зәйнең 9нчы мәктәбе, Түбән Каманың 18нче һәм 23нче мәктәпләре, Яр Чаллының 67нче, 68нче, 69нчы мәктәпләре, казанның 76нчы, 142нче, 161нче мәктәпләре, Казанның ятим балалар өчен 11нче мәктәп-интернаты, Казанның1нче мәктәп-интернаты һәм Яшел Үзәннең 2нче мәктәбе.

Алабугала узган ярышларда 1нче урынны Мамадыш мәктәп-интернаты, 2нче урынны Түбән Каманың 23нче мәктәбе, 3нче урынны Алабуганың 7нче мәктәбе яулады.

Казандагы ярыш нәтиҗәләре:

1нче урын - Казанның 142нче мәктәбе (тренер - В.И.Прокофьев);

2нче урын - Казанның 61нче мәктәбе (тренер – Р.Х.Давлитов);

3нче урын - Яшел Үзәннең 2нче мәктәбе (тренер – Н.Х.Татлыева).

Егетләр ике төркемгә бүленеп ярыштылар. Беренче төркемдә җиңүчеләр: 1нче урын - В.И. Юров (Казанның 61нче мәктәбе), 2нче урын - О.Е. Бондарев (Казанның 142нче мәктәбе), 3нче урын - В.Н. Ерофеев (Казанның 11нче мәктәп-интернаты). Икенче төркем нәтиҗәләре: 1нче урын - А.О. Чичканов (Казанның 142нче мәктәбе), 2нче урын - А.С. Камалетдинов (Казанның 61нче мәктәбе), 3нче урын - А.А. Чеботанов (76нчы мәктәп).

Кызлар арасында 1нче урында Я.В. Матвеева (2нче мәктәп), 2нче урын - А.И. Жабарова (1нче мщктщп-интернат), 3нче урын - А.А. Аканашева (142нче мәктәп).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International