Бүген Казанда Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы узачак

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы бүген, 7нче декабрьдә, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. 220дән артык сәләтле балалар, халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары, аларның укытучылары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин премиясе белән түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәкләр:

- социаль яктан мөһим һәм иҗтимагый эшчәнлек (20 кеше),

- фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге (173 кеше),

- һөнәри осталык (25 кеше),

- сәнгати иҗат (3 кеше),

- һәвәскәр спорт (3 кеше).

Исегезгә төшерәбез, сәләтле яшьләрне бүләкләү тантанасы 2006нчы елның декабреннән бирле үткәрелә. Халыкара һәм бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре федераль бюджеттан 60 мең сум (2760,0 мең сум гомуми суммага 46 кеше), ә бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләре 30 мең сум (5340,0 мең сум гомуми суммага 178 кеше) белән бүләкләнәләр.

Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатларына,аларның остазларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International