Бөгелмә шәһәренең Кольцов урамындагы яңа йортка 30 яшь яшәүче күченәчәк. Йортка күчү Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында 7нче декабрьдә тантаналы рәвештә узачак.
Барлыгы бу елны махсуслаштырылган торак фондыннан 241 кеше йорт алды.
2016нчы ел бюджетында махсуслаштырылган торак фондыннан ятим балалар өчен йорт алуга 339 182,8 мең сум каралган, шуның 288 697,8 мең сумы ТР, 50 485,0 мең сумы РФ бюджетыннан. Бу 311 ятим баланы тораклы итәргә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, иртәгә Бөгелмәдә IV Татарстан Республикасының тәрбиягә бала алучы ата-аналар республика форумы да узачак.
Форум кысаларныда бала тәрбиягә алучыларга теләктәшлек күрсәтү, ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру сораулары турында сөйләшәчәкләр.
Чарада Татарстан Республикасы Прмьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Т.П. Ларионова, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л.Удачина һ.б. катнашачак.