"Гаилә турында өйрәнү" проекты буенча курслар Казан дәүләт мәдәният институтында 5нче декабрьдән 15нче декабрьгә кадәр барачак. Проектта барлык белем бирү оешмалары - балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортлары катнаша.
Өйрәтүче курсларда Татарстан районнарыннан 100дән артык кеше катнаша. Алар арасында педагог-психологлар, җитәкчеләр, укытучылар бар. Шулай ук сәламәтлеге чикләнгән балалар укучы мәктәп укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары, оештыручы педагоглар һ.б. белем ала.
Һәр тыңлаучы гаилә институтын үстерүнең проблемаларына багышланган реферат язарга тиеш.